15 май - Халыкара Гаилә көне. Ул Россиядә быел 29 нчы тапкыр билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты – гаилә кыйммәтләрен ачу һәм популярлаштыру, гаиләнең җәмгыятьтәге урынын билгеләү.
Безнең Балтач районында да үрнәк гаиләләр шактый. 16 май көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Балтач бистәсендә һәм якын-тирә авылларда яшәүче үрнәк гаиләләр өчен "Гаилә марафоны" дип аталган квест уздырды. Гаилә бәйрәмендә дәрәҗәле кунаклардан районның Спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе - Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, Балтач районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе - Әхмәтханова Зөһрә Ривхат кызы да катнашты. Чара "Сабантуй" ял паркында табигать кочагында үтте. Квест-уенда 5 Нәбиевлар, Бәдретдиновлар, Садиковлар, Николаевлар, Хәлиуллиннар гаиләләре катнашты. Гаиләләр 6 станциягә тукталып көч сынашты. Алар спорт, аш-су белән эш итү, лазерлы коралдан ату, төрле биремнәр чишү буенча үз көчләрен сынап карады. Квест-уенда катнашучы һәр гаиләгә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында бәйрәмгә килгән гаиләләрне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады. Гаилә бәйрәменнән һәркем канәгать калды.
Гаилә - җәмгыятьнең алыштыргысыз һәм мөһим ячейкасы. Аны саклау - һәркайсыбызның изге бурычы. Чарада катнашкан һәр гаиләгә иминлек, бәхет һәм тигезлек теләп калабыз!