21 апрель көнне Балтач муниципаль районының «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече көмеш волонтерлар һәм социаль хезмәткәр белән берлектә ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучы Розолина Кудратуллаева янына бардылар.
Язгы игелек атнасы һәм «Без һәрвакыт янәшәдә!» акциясе кысаларында Розолина Фатыйх кызы социаль хезмәткәр белән бергә бүлмә гөлләрен күчереп утыртты. Волонтерлар йорт яны территориясен җыештыруда булыштылар: чүп-чар җыйдылар, кар тарттылар. 68 яшьлек социаль хезмәт алучы һәрвакыт мондый очрашуларга бик шат. Әлеге жылы очрашулардан сон ул үзенә көч һәм энергия алып кала.