Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегез халык алдында зур җаваплылык тоеп башкаруны таләп итә. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә олы хөрмәткә лаек кешеләр хезмәт куя. Сезнең хезмәт бер үк вакытта җаваплы да , тынгысыз да. Социаль объектларның, оешмаларның уңайлы эшчәнлеген, шәхси хуҗалыкларның көндәлек яшәешен сезнең хезмәттән башка күз алдына да китереп булмый. Тырыш, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә бик зур күләмдә эшләр башкарыла. Һөнәри осталык белән күрсәтелә торган хезмәтләрегезнең сыйфатына, күңел җылысына кешеләрнең кәефе һәм тормыш шартлары бәйле.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә зур хөрмәт хисләре һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Физик һәм рухи ныклыгыгыз беркайчан да какшамасын. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин