Эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 30.11.20021 ел, № 19/5108 Эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» акциясе турында»гы Йөкләмәсе нигезендә һәм үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында «Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль бүлеге 2022 елның 10 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Биектау районында консультация алу өчен алдан язылу түбәндәге телефон номерлары буенча башкарыла: Биектау, Әтнә районнары буенча - (8843-65) 3-02-71; Арча районы буенча - (8843-66) 3-00-83; Балтач районы буенча - (8843-68) 2-41-47 (2021 елның 15-16 ноябрьләрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты - 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты - Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

Биектау территориаль бүлеге эшмәкәрләрне түбәндәге адреслар буенча көтә: Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау авылы, Полковая урамы, 2 г йорты, 1001 бүлмә;

Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 28 йорт;

Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач ш. т. б., Һ. Такташ урамы, 3а йорты.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә Биектау районында булганда сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә алдан язылу буенча консультацияләргә чакырабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International