Хөрмәтле һәм кадерле райондашлар!
Сезне чын күңелдән гүзәл бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән котлыйм! Хатын-кызлар бәйрәме яз башлану, шатлыклы якты кояш, табигатьнең уянуы, җирдә яңа тормыш барлыкка килү белән очраклы гына туры килмидер.
Сезнең белән мәңгелек кыйммәтләр – гаилә учагының җылысы, балалар көлүе, наз һәм кайгырту бәйле. Хатын-кыз кагылган барлык әйбер дә мәхәббәт, бәхет, игелек үрнәге булып тора.
Табигать кебек үк, Сез тормыш бүләк итәсез һәм үзегездә иҗади энергия алып барасыз. Сез яңа казанышларга, иҗатка, хезмәткә рухландырасыз. Сез якыннарыгызны мәхәббәт һәм игътибар белән, эш һәм гаилә белән бәйле күп санлы мәшәкатьләргә карамастан, аларга тынычлык һәм бәхет бүләк итәсез.
Бу көнне елмаюлар һәм яүшы кәеф, тирә-юньдәгеләр ягыннан кайгырту һәм игътибар, йортларыгызда җылылык һәм уңайлылык телим. Күңелләрегездә һәрвакыт Яз, бәхет, мәхәббәт һәм уңыш-тугры юлдашлар булсын! Бу матур яз бәйрәменең җылысы сезнең йөрәкләрегез җылысын, сезнең барлык теләкләрегез чынга ашсын!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин