2022 елның 3 нче март конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Балтач бистәсеннән Сабирҗанова Әминә Андрей кызын район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Әминә апа яшьтәшләре белән сугышнын беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итәлэр. Әминә апа пенсиягә кадәр, хатын-кыз өчен җиңел булмаган хезмәттә, кортчылыкта эшли. Бүгенге көндә ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.