#Яшьләргәторак: районыбызның ике гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырылды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген районыбызның ике гаиләсенә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алу яки шәхси торак төзелеше объекты төзүгә социаль түләү алу хокукы турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Хаҗиевлар һәм Гарифуллиннар гаиләсенә сертификатны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы тапшырды. Тантанада шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы да катнашты.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез финанс ярдәме алырга ярдәм итә. Хаҗиевлар һәм Гарифуллиннар гаиләсе гариза белән  Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Субсидиягә сертификат алу өчен кирәкле документлар пакеты җыеп тапшырганнар. Һәм тиздән алар үзләренең хыялларындагы  йортны сатып алу белән шөгыльләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International