"Форпост" үзәге шәхси-команда ярышлары үткәрде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 23 февралендә Балтачның "Форпост" үзәге «Сабантуй» ял паркында ел саен үткәрелә торган «Киез итекләрдә Хоккей» һәм «аркан тарту» шәхси-команда ярышлары үткәрде.

Чараларны оештыруда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, Балтач районы хәрби комиссары В. Н. Вәлиев, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Р. Р. Заһидуллин, Әфган-Чечен сугышы, хәрби-һава көчләре, чик буе гаскәрләре ветераннары,  «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.

Ярышта 8 команда катнашты:

-Әфган сугышы ветераннары

-Чечня сугышы ветераннары

-ВДВ

-Хәрби-һава көчләре

-Хәрби-Диңгез Флоты

-Чик буе гаскәрләре

-Җыелма

-ФОРПОСТ отряды.

Җиңүчеләр дипломнар, медальләр, магнитлар һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

Киез итекләрдә Хоккей

1 урын-ВДВ командасы

2 урын-җыелма команда

3 урын-ВВС командасы

             Номинацияләр буенча:

Иң яхшы сакчы-Фәйзрахманов Рамил-ВДВ

Иң яхшы һөҗүмче-Вәлиев Котдус-чик буе гаскәрләре

Иң яхшы капкачы – Сабиров Дамир –Чечен сугышы

Яшь уенчы-Нурисламов Ринат-чик буе гаскәрләре

Аркан тарту        

1 урын «Ветераннар – ВДВ»командасы;

2 урын " Чечен сугышы ветераннары»командасы;

3 урын «Ветераннар –чик буе гаскәрләре»командасы;

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International