Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының унбишенче утырышы

2022 елның 25 феврале, җомга

25 нче февраль көнне дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының унбишенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Татарстан   Республикасы  Балтач   муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен  билгеләү турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2.  «Татарстан Республикасы Балтач  муниципаль  районы»   муниципаль берәмлегенең 2022 елга  муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планын (программасын) раслау.

3.     Татарстан  Республикасы   Балтач   муниципаль    районының      шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларына үзгәрешләр кертү турында.

4.     Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольгә кагылышлы өлешендә аерым норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International