Хөрмәтле райондашлар! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын раслый торган тантана.Ватанга һәм халыкка хезмәт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һәрвакыт төп максаты булды һәм шулай булып калачак та.
Тормышыбызга буыннан-буынга килүче ватанпәрвәрлек хисләре, батырлык һәм кыюлык чагылышы булып килеп кергән, йөз еллык тарихлы бәйрәм уңаеннан һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен телим. Илебез күге аяз, тормышыбыз имин булсын!
Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин