Балтачлылар «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» гаилә фестивале конкурсында катнаша ала. Катнашучыларга шәҗәрәләрен, гаилә фотодокументларын, милли киемнәрен концерт номеры кысаларында тәкъдим итәргә кирәк. Бәйрәм 3 – муниципаль, зона, республика этапларында уздырылачак. Бәйрәмнең муниципаль этабында җиңүче гаилә зона этабына җибәрелә, ул 8 апрельдә Сабада узачак.
Зона этабында җиңүчеләргә: 1 урын – 13000, 2 урын – 10000, 3 урын – 8000;
Республика этабында җиңүчеләргә: 1 урын – 150000, 2 урын – 130000, 3 урын – 100000 сум приз каралган.