«Мәхәббәт эзләре буйлап»

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 нче елның 18 нче февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә «Мәхәббәт эзләре буйлап» дигән күңел ачу чарасы үткәрде.

Әлеге чарада 5 пар катнашты, алар тиздән гаилә тормышына атлыйлар.

Чара җиде конкурстан торды, анда парлар үзләрен иҗади, музыкаль һәм креатив юнәлештә сынап карадылар. Конкурслар барышында номинацияләрдә парлар билгеләнде:

"Иң матур пар»

"Иң креатив пар»

"Иң музыкаль пар»

"Иң кызыклы пар»

"Иң иҗади пар»

Чара ахырында барлык парларга да оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International