2022 елның 14 нчы февраль конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Алан авылыннан Хафизова Мөнирә Хафиз кызын район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мөнирә апа яшьтәшләре белән сугышнын беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Сугыштан соңгы тормышын Мөнирә апа узенен авыл халкына ярдәм итүгә, медпунктка багышлый. Пунктны җылылык белән тәэмин итә, Янгул шифаханәсеннән авылга дару ташый. Бүгенге көндә, көр күңелле, ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.