"Хыял" яшьләр үзәге яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрде

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

2022 елның 5 февралендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрде. Ярышта 11 ир-ат һәм 2 хатын-кыз катнашты. Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде.

 Ир-атлар арасында ярыш җиңүчеләре:

1 урын-Батыршин Илназ

2 урын-Галимҗанов Фәнзил 

3 урын-Нәбиев Ренас

Хатын-кызлар арасында ярыш җиңүчеләре:

1 урын-Гильванова Алия

2 урын-Миннегалиева Әнисә

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!Турнир җиңүчеләре дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International