2022 елның 4 февралендә “Хыял” яшьләр үзәге «Офис спорты» дип аталган күңелле спорт ярышы үткәрде.
Ярышта 2 команда катнашты: " Әке-бәке" һәм "Юность". "Юность" командасы иң җитез, иң тапкыры дип табылды һәм финалга чыкты.
Барлык катнашучыларның да җиңү мөмкинлеге тигез иде, әмма җиңү түгел, ә катнашу мөһим!
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.