Чепья авыл җирлеге яңалыклары. "Труд" ҖЧҖ нең еллык хисап җыелышы һәм Чепья авыл җирлегенең халык җыены

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

2022 елның 4 февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы «Труд» ҖЧҖнең еллык хисап җыелышында һәм Чепья авыл җирлегенең Чепья, Мельничная, Сырья, Тагашур авылларының  халык җыенында катнашты. 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар белән ҖЧҖ «Труд» рәисе Һадиев Рәшид Хафиз улы һәм әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясады. Шулай ук Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Илнур Наил улы чыгыш ясады. Районның социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре белән Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы таныштырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International