Балтач ДОСААФы ел саен зур итеп картингистлар ярышы уздыра. Быелгы ярышларда Балтачтан ике команда, Теләче, Кукмара, Лаеш районы командалары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Балтач ДОСААФы,
2 урын - Кукмара районы,
3 урын- Теләче районы командасы яулады.
Ярыш катнашучыларын һәм җиңүчеләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов сәламләде.


