«Офис спорт төрләре» буенча ярыш

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 21 гыйнварында "Хыял" яшьләр үзәге Балтач районы оешмалары арасында «офис спорт төре» буенча ярыш үткәрде. Ярышта 2 команда, һәр командада 4әр кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын- Янгын сундерү бүлеге;

2 урын – Газ оешмасында хезмәт куючылар яулады. 

Барлык катнашучыларның да җиңү мөмкинлеге тигез иде, әмма иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу! Монда кайчагында кычкырырга, ташларга, атарга, офис техникасын җимерергә һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә кирәк.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International