2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Балтач муниципаль районында коррупциянең торышы, шул исәптән 2021 елда районда коррупция юнәлешендәге ачыкланган хокук бозулар категорияләре турында Балтач районы прокуроры А.Ш. Низамиев чыгыш ясады. И.К. Усманов коррупция куркынычы аеруча югары булган төп юнәлешләр буенча чыгыш ясады. Хокук саклау органнары җитәкчеләренең төп тәкъдимнәре 2022 елга комиссиянең эш планына кертеләчәк. Шулай ук комиссия утырышында Балтач район башкарма комитетының 2021 елда Балтач муниципаль районында муниципаль сатып алулар вакытында законлылыкны үтәү, муниципаль контрактлар буенча акчаларны кире кайтару, муниципаль финанс тикшерүе, муниципаль милекне кире кайтару, аренда килешүләрен өзү, территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм санитар-саклау зоналарында объектлар төзүне тыю өлешендә төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча ,торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргәндә күрсәтелгән таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү буенча гамәлгә ашырылган чаралар турындагы вазифаи затлары тыңланды.. Балтач район башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы 2021 нче елда коррупция күренешләрен киметүгә юнәлдерелгән җирле үзидарә органнарында кабул ителгән норматив-хокукый актлар һәм документлар хакында, шулай ук, норматив-хокукый актларга ясалган экспертиза нәтиҗәләре турында таныштырды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча идарә карарлары кабул ителде, алар Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2022 елга эш планына кертеләчәк.