2022 елның 18 гыйнварында "Балтач" ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы мәктәпләре арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.
«Керлинг « - Олимпия команда спорт төре, анда командалар чиратлап мишень ягына ("өй") махсус ташлар җибәрергә тиеш.
Ярышларда Норма урта мәктәбе, Сосна урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Кече Лызи урта мәктәбе командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга Карадуган гимназиясе командасы чыкты.
Командалар «Хыял»яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ярышларны үткәрү өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.
.jpg)