2022 нче елның 20 январендә 10.00 сәгатьтә Бөрбаш авыл китапханәсендә Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Галимуллин рәислегендә дүртенче чакырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының унөченче утырышы узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Ильшат Солтан улы, Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы Н.Н.Файзрахманов, Бөрбаш авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Дүртенче чакырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының унөченче утырышына түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгының 2021 ел отчеты.
2. Бөрбаш авыл җирлегенең 2021 елда бюджет үтәлеше.
3. Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы Файзрахманов Н.Н. отчеты.
