Балтач үзәк китапханәсе, Инвалидлар декадасын дәвам итеп, көчле рухлы, ихтыярлы, тынгысыз энергияле шагыйрьләр иҗаты буенча «Көчле рухлылар» дип исемләнгән онлайн-презентация тәкъдим итте. Биредә тормыш авырлыкларына каршы торып, газапларны җиңеп, тормыш шатлыгын үз иҗатларында раслаган әдипләр турында сөйләнде.