Коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, 19 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Гадел яшәргә кирәк!" дип аталган әкиятләр буенча библиомаршрут үткәрелде.
Коррупция темасын балаларга төшендерүнең иң уңайлы чарасы – аның халык әкиятләренә таянып аңлату. Чарага килгән кунаклар - Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары китапханәче сөйләгән әкият буенча, геройларның кылган гамәлләре законлымы, юкмы икәнлеген аңлаттылар. "Кырыс" һәм "шат" смайликлар белән әкиятләрдәге төрле гамәлләргә бәя биреп тә бардылар.