«Хыял» яшьләр үзәге Халыкара студентлар көненә багышланган уен - викторина үткәрде

2021 елның 19 ноябре, җомга

17 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге Халыкара студентлар көненә багышланган «Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» студентлары өчен уен - викторина үткәрде.

Уенның максаты:

• студентларның иҗади потенциалын үстерү;

• шәхси сыйфатларны активлаштыру;

• коллективлык хисе, командада эшли белү.

Уен 4 этаптан торды, яшьләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 урын - Шәйхетдинов Рамил

2 урын - Әхмәдуллин Мөхәммәт һәм Хәеров Мөслим 

3 урын - Матвеев Артем

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International