2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Яшьләр фестиваль-конкурсын тормышка ашыра.
Проектның максаты - халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче яшь кешеләрне ачыклау һәм аларның продукциясенең сыйфатын брендны тарату аша арттыру.
Фестиваль - конкурста декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм һөнәрчеләр (физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар) катнаша ала. Катнашучыларның яше- 14-35 яшь. Гариза шәхси җитештерүчедән яки коллективтан булырга мөмкин. Фестиваль-конкурс финалистлары үзләре турында хикәя һәм әзер продукция тәкъдим итү белән видео-гариза нигезендә читтән торып билгеләнә.
Җиңүчеләрне билгеләү һәм фестиваль-конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 2021 елның 26 ноябрендә Казан шәһәренең IT-паркында, Петербург ур., 52 нче йорт «Таба» яшьләр этнофорумын үткәрү вакытында узачак.
Гаризалар 2021 елның 19 ноябренә кадәр https://forms.gle/K1R4jH3B2jL59fTn8 сылтамасы буенча кабул ителә.