Казан дәүләт энергетика университеты «Ачык ишекләр көненә» чакыра

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, кирәкле белгечлекләрне популярлаштыру һәм мәктәп тәмамлаучыларга Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан, 21 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелә.

Коронавирус йогышы таралуны кисәтү шартларында КДЭУның Ачык ишекләр көне дистанцион рәвештә ОНЛАЙН-режимда үткәреләчәк. Чара сайтына түбәндәге сылтама буенча күчәргә мөмкин: https://postupi.kgeu.ru/open-day.

КДЭУның Ачык ишекләр көне сайтында:

- югары уку йорты, әзерлек юнәлешләре, студентларның уку һәм яшәү шартлары, КДЭУга керү кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат белән танышырга;

- 2021 елның 21 ноябрендә 10.00 сәгатьтә университет җитәкчелеге, институтлар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше буенча идарә вәкилләренең онлайн-чыгышларын күрергә, кызыксындырган сорауларны бирергә, онлайн-консультацияләр һәм җаваплар алырга мөмкин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International