2021 елның 16 ноябрендә Балтач районының Көшкәтбаш авылында яшәүче Әхмәдиева Нәзирә Һади кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Азат Альберт улы Хөснетдинов, «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Надир Нургали улы Мөхәммәдиев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

