Район футбол Федерациясе призына мини-футбол буенча турнир

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

13 ноябрь көнне "Балтач" спорткомплексында 2005-2007 елгы егетләр арасында район футбол Федерациясе призына мини-футбол буенча турнир узды.

Әлеге ярышта районыбызның 8 мәктәбеннән 9 команд катнашты: Балтач, Норма, Яңгул, Урта Көшкәт, Борбаш мәктәпләре, Карадуган, Балтач гимназияләре, Салавыч күппрофильле лицее.

Призлы урыннар:

1 урын - Балтач мәктәбе командасы

2 урын -  Салавыч күппрофильле лицее командасы

3 урын - Норма мәктәбе командасы

Мөхәмәтгалиев Азат – иң яхшы уенчы (Балтач мәктәбе)

Закиров Сәлим – иң яхшы капкачы (Салавыч күпрофильле лицее)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International