Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Звёзды из завтра» республика иҗат программасында катнаштылар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

11 ноябрь көнне 4 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендә «Звёзды из завтра» республика иҗат программасының сайлап алу туры узды. Бәйгедә Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары - Хәмитова Зилә, Мөхәммәтгалиева Әдилә (вокал-соло, җитәкчеләре Файхрахманова А.Ф.), Фәйзрахманова Әдилә (вокал-соло, җитәкчесе Гарәфетдинова Ф.Ф.), фортепиано дуэты Мостафина Мәдинә һәм Калимуллина Диана (җитәкчеләре Габдуллина Г.Р.) катнашты.

Башкарылган эшләре һәм лаеклы чыгыш ясаулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International