12 ноябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының беренче зона этабы узды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Арбор, Куныр, Пыжмара һәм Чепья мәктәбе яшүсмерләре катнашты.
Уен 6 этапта узды. Укучылар бик матур уен күрсәтте һәм түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
1 урын - "Сәйлән" командасы (Куныр)
2 урын - "Мирас" командасы (Арбор)
3 урын - "Белем җәүһәрләре" командасы (Чепья)
4 урын - "Әллүки" командасы (Пыжмара)