12 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы Низамиева Л. Ф. белән очрашу оештырды.
Укучылар белән аралашу түгәрәк өстәл формасында үтте. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды.
Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәза каралганы аңлатылды. Ләйлә Фәргать кызы шулай ук мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, мәктәп укучыларының укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм коррект мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә кузгатты. Әңгәмә инспекторларның һөнәри эшчәнлегеннән алынган конкрет мисалларга һәм фактларга нигезләнгән иде.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, аларга шулай ук кыска видеоролик та күрсәтелде.