Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Балтач районында хокукый консультацияләр узачак

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында, 2021 елның 19 ноябрендә Балтач муниципаль районында түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга хокукый консультация бирү буенча чара үткәреләчәк: ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Хокукый консультацияне прокуратура, Эчке эшләр бүлеге, Балтач район башкарма комитетының юридик бүлеге, опека һәм попечительлек секторы, Социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, Суд приставлары һәм ҖҮФХИ, психологик-педагогик хезмәт вәкилләре, адвокат һәм нотариус күрсәтәчәк.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу сәбәпле консультацияләр 2021 елның 19 ноябрендә телефон элемтәсе аша узачак, кирәк булганда консультациядән соң тиешле органга шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Мөрәҗәгать иткәндә барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Алдан язылу өчен 8(84368)2-54-37 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International