Игелек эшләргә кайчан да соң тугел, бары тик теләк кирәк.
Республикакүләм старт алган "Ак чәчәкләр" хәйрия акциясенә районыбызның мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә бик теләп кушылдылар. Ак чәчәк - шәфкатьлелек, мәхәббәт, игелек, чисталык һәм өмет символы. Акция кысаларында мәдәният үзәкләрендә эшләп килүче түгәрәкләрдә балалар белән берлектә мастер-класслар үткәрелде, алар матур ак чәчәкләр ясадылар. Аннан бу чәчәкләрне сату ярминкәләре оештырылды. Хәйрия акциясе барышында барлыгы 45 мең 535 сум акча җыелды. Сатудан кергән акчалар авыл җирлекләрендә сәламәтлеге, физик мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)