Туган як... Туган җир... Туган авыл... Кеше кайда гына, нинди генә халәттә гомер кичерсә дә, үзе тәүге мәртәбә аяк баскан, сихәтле суын эчкән, үзен, дөньяны танып белергә, яшәү дигән могҗизаны төшенергә өйрәткән әнә шул изге төшенчәләрне онытмый.
Тарих тәгәрмәче аша бер гасырга якын юл үткән районыбыз, туган ягыбыз өчен алыштыргысыз иҗат хезмәтләрен туплап, аның тарихын өйрәнүгә тиңсез зур өлеш керткән якташ язучыларыбыз, олпат шәхесләребез турында яшь буынга җиткерү – китапханәләрнең максаты.
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе 9 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән "Балтач – илһамлы төбәк, Балтач – китаплы төбәк" дип аталган әдәбият сәгате үткәрде. Биредә, быел үзләренең матур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән юбиляр якташ язучыларыбыз - Рәфхәт ага Зарипов, Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның иҗатлары һәм район үсешенә, аның тарихына керткән олы хезмәтләре җиткерелде.
Укучыларда олуг шәхесләребезнең хезмәтләре зур кызыксыну уятты.