Балтач муниципаль район башлыгының Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Тормыш сездән һәркөн тәвәкәллек, батырлык, зирәк акыл таләп итә. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - райондашларыбызның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлаган һөнәр ияләре. Киләчәктә дә районыбыз халкының тынычлыгын, куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнелгән бурычны намус белән үтәрсез дип ышанам.

Иминлегебез хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Гомерләрен әлеге хезмәткә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран хезмәткәрләргә бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буын белән уртаклашып яшәүләре өчен аерым рәхмәт сүзләремне юллыйм.

Бәйрәм белән котлап, һәрбарчагызга да авыр, җаваплы хезмәт юлыгызда төгәллек һәм уңышлар, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет, сәламәтлек телим!

 Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International