8 ноябрь көнне дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының унберенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга, 2023-2024 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Балтач муниципаль районының 2022 һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проекты турында (беренче укылыш).
5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында.
7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында.
8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы чикләрендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында.
9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль милектә булган дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча комиссия хакында.
10. Авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү вәкаләтен тапшыру турында.
11. Балтач муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Нигезләмәне раслау турында.
12. «Урта Көшкәт җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.
13. Татарстан Республикасы Балтач районы Норма авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлеге территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектын раслау турында.
14. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең составына үзгәрешләр кертү турында.
15. Балтач район Советының сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре, социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
16. Белем бирү учреждениеләренә террор куркынычсызлыгы буенча таләпләрне үтәү чараларына акча бүлеп бирү өлешендә бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карау турында.