Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2021 елның 5 ноябре, җомга

Бүген, 5 ноябрь көнне Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.  

Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин танышты. 

Районның шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре район халкын киң ассортименттагы товарлар һәм түбән бәяләр белән сөендерделәр. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре, камыр ризыклары, тәм-томнар, тозлау һ.б. бар иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International