Тыл ветераны Рәкибә Хафиз кызы Шафигуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 2 ноябрендә Шеңшеңәр авылында яшәүче тыл ветераны Рәкибә Хафиз кызы Шафигуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Рәкибә апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Бүгенге көндә ветеран ихтирам һәм муллыкта улы гаиләсендә яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International