Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Балтач Үзәк китапханәсе һәм филиаллары "Зур этнографик диктант - 2021" Халыкара акциясенә кушылды.
Әлеге диктант "Халыклар күп – ил бер генә" дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә үткәрелде. 30 сораудан торган тест рәвешендәге диктант Россия һәм аның халыкара мәдәнияте буенча белемнәрне тикшерү буенча матур, файдалы эш булды. Барлыгы офлайн 15 кеше һәм 75 кеше онлайн катнашты.