2 ноябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында Бердәмлек көне уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Без барыбыз бербөтен" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында китапханәче бәйрәм тарихы, К.Минин һәм Д. Пожарскийның батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук "В веках твое величие, Россия" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Биредә Россия һәм рус халкы тарихы, болганчык чорның геройлары һәм вакыйгалары турында китаплар тәкъдим ителде.