Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы утырышы

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бүген,2 ноябрь көнне Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Президиум утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү турында.

2. Белем бирү учреждениеләренә террор куркынычсызлыгы буенча таләпләрне үтәү чараларына акча бүлеп бирү өлешендә бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карау турында.

3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның  9 айлык социаль икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга, 2023-2024 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.

4. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.

5. Балтач муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына  бюджет проекты турында (беренче укылыш).

6. Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру турында.    

7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау хакында.

8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының торак пунктлары чикләрендә урнашкан автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында.

9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы чикләрендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслау хакында.

10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль милектә булган дини билгеләнештәге мөлкәтне тапшыру турында дини оешмаларның гаризаларын караганда барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча комиссия хакында.

11. Авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү вәкаләтен тапшыру турында.

 12. Балтач муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Положенияне раслау турында.

13. «Урта Көшкәт җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

 14. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең составына үзгәрешләр кертү турында.

15. Балтач район Советының  сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре, социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International