2 ноябрь 18 сәгатьтән 3 ноябрь 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнчыгыштан,көньяк-көнчыгыштан, 6-11 м/c, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +3..-1˚, төньякта -4˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚.