Балтач үзәк китапханәсенең инстаграм аккаунтында язучы, прозаик, публицист Гүзәл Галләмованың "Зәңгәр кыңгыраулар" китабына буктрейлер тәкьдим ителде. Роман дилогия ике китаптан тора. Тамашачыга беренче китап тәкьдим ителде.
Романның төп геройлары - классташлар, холыкларына тугры калып, язмышларының караңгы һәм якты чорларын төрлечә кичәләр. Автор романда ярату, мәхәббәт, рухият, яшәешнең асылы булган хәлдә, кеше тормышында нинди роль уйный шушы сорауларның асылын ачыкларга омтыла.