"Факел" клубында "Хэллоуин" көзге бәйрәме узды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Һәркем бу бәйрәмгә үзенчә карый. Ә безнең өчен бу вакытны күңелле үткәрү өчен тагын бер сәбәп!

29 октябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшьләр өчен "Хэллоуин" көзге бәйрәме узды. Балалар кул эшләре ясадылар, клубны бизәделәр, тәм-томнар белән чәй эчтеләр, уйнадылар, бәйрәм мәдәнияте, башка илләрнең мәдәнияте турында сөйләштеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International