Балтач муниципаль район башлыгының Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлавы

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, икътисади-социаль үсеше сезгә һәм һәлакәтләрсез эшегезгә нык бәйле. Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләремне кабул итеп алыгыз.

Бүген юллардагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шофёрлар кулында. Һөнәри шофёрлардан тыш, машина йөртүче ир-атларны, хатын-кызларны, яшьләребезне дә бәйрәм белән котлыйм. Барыр юлларыгыз киң, иркен, җаннарыгыз тыныч булсын! Бәйрәм белән сезне!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International