29 октябрь 18 сәгатьтән 30 октябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/c, урыны белән көчәйгәндә 16 м/c кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚, иртән +2..+5˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+10˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.