Календарьда нинди генә кызыклы бәйрәмнәр юк! Алар арасында балаларны гына сөендереп калмыйча, зурларны да балачакка кайтара торган бәйрәмнәр бар. Шундыйларның берсе - 27 октябрь көнне уза торган Халыкара йомшак уенчык аю көне.
29 октябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Безнең йомшак дустыбыз" дип аталган бәйрәм иртәсе үтте. 2нче номерлы балалар бакчасыннан килгән нәни кунаклар йомшак аю белән бергә бәйрәм иттеләр. Балалар әлеге көннең барлыкка килү тарихын белделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, йомшак аюны туган көне белән котладылар.