30 октябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелә

2021 елның 29 октябре, җомга

30 октябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелә, алар коронавирус таралуны тыяр өчен кирәк.

- Кафе һәм рестораннар 23.00 сәгатькә кадәр генә эшләячәк, керү өчен QR-код кирәк. QR-код күрсәткәндә шәхесегезне расларга кирәк. Сәүдә үзәкләре, бассейннар һәм фитнес-үзәкләргә дә QR-код белән генә йөрергә була.

- Хакимият органнары эшне дәвам итә. КФҮ дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын алу һәм раслау эшләре алып барачак.

- Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләүче хезмәткәрләр санын билгеләргә тиеш.

- Мәгариф учреждениеләре эшләрен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International