Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 октябрь көнендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы халкыбыз мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Балтач муниципаль районы Үзәк китапханә директоры Зарипова Резеда Мөдәрис кызын, «Бөрбаш балалар бакчасы» мөдире Шәрифуллина Розалия Харис кызын, «Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесын бүләкләде. Шулай ук «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе Ибрагимова Илсөяр Галимулла кызы, «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Хафизова Ләйсән Самат кызы, «Бөрбаш балалар бакчасы» тәрбиячесе Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы, Балтач муниципаль районының Үзәк китапханәсе методисты Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызы, Балтач районы «Катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы» мөдире Әсхәтдинова Гөлнара Мөхәммәт кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International