Бөтенроссия халык санын алу: Балтач районындагы стационар участокларның адресларын тәкъдим итәбез

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара. Сезнең игътибарга райондагы стационар участокларның һәм күпфункцияле үзәкнең адресларын тәкъдим итәбез:

1. Куныр авылы, Киров урамы, 114 б йорты, 1 кат, 1 бүлмә (Куныр авыл җирлеге бинасы);
2. Чепья авылы, Ленин урамы, 10 йорт, 1 кат, 1 бүлмә (Чепья авыл җирлеге бинасы);
3. Түбән Сосна авылы, Герой Сәрвәр урамы, 2 йорт, 1 кат, 1 бүлмә (мәдәният йорты бинасы);
4. Карадуган авылы, Себер тракты урамы, 30 йорт, 2 кат, 3 бүлмә (мәдәният йорты бинасы);
5. Балтач бистәсе, Ленин урамы, 45 йорт, 2 кат, 2 һәм 3 бүлмәләр (үзәк китапханә бинасы);
6. Норма авылы, Муса Җәлил урамы, 2 А йорты, 1 кат, 1 бүлмә (Норма авыл җирлеге бинасы);
7. Иске Салавыч авылы, Советская урамы, 12 йорт, 2 кат, 4 бүлмә (Салавыч мәдәният йорты бинасы);
8. Борнак авылы, Татарстан урамы, 4 йорт, 1 кат, 2 бүлмә (Борнак авыл клубы бинасы);
9. Нөнәгәр авылы, Ленин урамы, 97 йорт, 2 кат, 2 бүлмә (Нөнәгәр мәдәният йорты бинасы);
10. Күпфунцияле үзәк – Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24/2 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International